«Ясминә белән укыйбыз һәм уйныйбыз» гаилә ялы көне (0+)
6
Май 2024
Дүшәмбе
Кадерле дуслар! 12 май көнне 10:00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенең Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре нәни китап сөюче дусларын һәм аларның әти-әниләрен күңелле, яхшы шигырьләр тыңларга, табышмаклар чишәргә, уеннар уйнарга чакыра. Оештыручылар, балалар активлыгын арттыру өчен, ДӨРЕС ҖАВАП = КОНФЕТ дигән бонус программасы әзерләде. Экрандагы матур рәсемле иллюстрацияләр биремнәрне җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Иң нәниләрне дә, зуррак яшьтәге балаларны да шатланып каршы алачакбыз. Әйдәгез вакытны бергәләп күңелле итеп уздырыйк:) Белешмәләр өчен телефон: +7(904)673-82-03. |