«Минем яраткан шигырьләрем»: шигърият көне (16+)

19 март көнне Бөтендөнья шигърият көне кысаларында 1 нче санлы китапханәдә шигырьләргә, матур сүзгә һәм шигъри образларга битараф булмаган, барлык шигърият сөючеләр бәйрәме үтте. Чарага килүчеләрне «Алтын шигырьләр чәчмәсе» дигән китап күргәзмәсе көтеп торды, анда яраткан һәм популяр шагыйрьләрнең китаплары, җыентыклары тәкъдим ителде. «Туган телдә шигырьләр укыйбыз» акциясе укучыларга шигърият дөньясына әдәби сәяхәт кыларга чакырды. Көн дәвамында китапханәгә килүчеләргә яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укырга тәкъдим ителде. Акциядә шигъри сүзгә мәхәббәт хисе белән берләшкән төрле яшьтәге кешеләр катнашты. 

IMG-20210319-WA0002
IMG_20210319_111732
IMG-20210319-WA0004
IMG_20210319_113332

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Яраткан шигъри юлларым» дигән шигъри кәеф кичәсе үткәрелде.
Чарада хәзерге көн укучыларының күңелләрен җылытырга сәләтле һәм соклану уятучы авторлар Е. Евтушенко, А. Блок, Н. Рубцов, А. Ахматова, М. Цветаеваларның шигырьләре яңгырады.
Катнашучылар зур кызыксыну белән А. Пушкин, С. Есенин, В. Высоцкий шигырьләренә язылган романсларны тыңлады, соңгы юллары буенча әсәрләрнең исемнәрен атады, портретта кайсы шагыйрь сурәтләнгәнен таныды. Яраткан шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, шулай ук үзләре язган шигырьләр яңгырады.
Шигъриятне сөегез, шигырьләрне өйдә, китапханәдә, урамда һәм хәтта барган җирдән укыгыз, алар тормышыбызны матуррак, баерак һәм күңеллерәк итәр!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: