«Балаларның китап белән дуслыгы елдан-ел ныгысын» Беренче сыйныф укучысы көне (6+)

IMG_20191010_134544
IMG_20191010_114536
IMG_20191010_115133
IMG_20191010_115825
20191010_103023

10 октябрьдә 15 нче санлы китапханә  беренче сыйныф укучылары өчен ишекләрен ачты. Театральләштерелгән экскурсиядә аларны Убырлы Карчык каршы алды. Ул Китаплар патшабикәсенең, балалар китап укудан туктау сәбәпле, китапханәләрне ябу турында фәрман чыгарырга җыена дип уйлый. Әкият герое моны тикшерергә ният итте. Балалар исә Патшабикә белән бергә үзләренең чын-чынлап китап сөючеләр һәм китапханәләр ябылуга каршы булуларын исбатларга тырышты: алар «Әкияти йомгак» уенында тылсымлы йомгакны берсеннән-берсенә тапшырып, бик теләп әкиятләрне атады; «Кем сөйләшә?» уенында китап геройларын тавышлары буенча таныды; «Предмет буенча әкиятне таны» уеныннан соң, үзләренең китап белән дуслыгы нык булуына, ниһаять, Убырлы Карчыкны да ышандыруга иреште.

Балалар китапханәдә үзеңне дөрес тоту һәм китапларны куллану кагыйдәләре белән танышты. Алар «формуляр», «стеллаж», «бүлгеч», «китап саклау», «абонемент», «каталог» кебек үзләре өчен яңа төшенчәләр белән танышты. Укучылар шулай ук шәһәр китапханәләре сайты турында мәгълүмат алды, анда үзеңә кирәкле китапны табарга яисә куллану вакытын озынайтырга, яңалыкларны укырга мөмкинлеге турында белде. Сайтның «Туган якны өйрәнү», «Әдәби Чаллы» кебек битләрен карадылар. Китапханәчеләр укучылар өчен яңа балалар китапларына күзәтү ясады. Беренче сыйныфлылар көне «Китапханәдә үз-үзеңне тоту» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: