«Сездә минем бөтен тойгыларым»: хәтер көне (12+)

15 февраль 14.00 сәгатьтә Муса Җәлилнең туган көнендә, бөек татар шагыйренең исеме белән йөртелүче скверда искә алу чарасы узачак. Каһарман шагыйрь һәйкәле каршында җәмәгатьчелек вәкилләре һәм шагыйрь иҗатын сөючеләр җыела. Катнашучылар чара барышында М.Җәлилнең шигырьләрен укыячак, аның тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы вакыйгаларны искә төшерәчәк. 

Тантана шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланачак. Теләге булганнарны шәһәр Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музеена тематик экскурсиягә чакырачаклар, анда Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгы һәм язмышы турында сөйләячәкләр. 

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

 

Поделиться: