Патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Батырлык шигърияте» дигән Хәтер көне (0+)

14 февральдә 14:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге скверда, бөек патриот шагыйрьгә һәйкәл каршында язучының туган көненә багышланган тантаналы чара узачак. Бу көнне анда җәмәгатьчелек вәкилләре, язучылар, укучылар, студетлар һәм Мус Җәлил иҗатын сөючеләр һәм хөрмәт итүчеләр җыелачак. 
Кунаклар шагыйрьнең шигырьләрен, шулай ук аның тормышы һәм иҗатындагы мөһим вакыйгалар турында истәлекләрне тыңлый алачак. Чара һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланачак. 

Поделиться: