«Үлгәннән соң да үлмәслек итеп яшәргә!» каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләргә багышланган хәтер көне (0+)

26 август көнне 11.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге скверда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең һәлак булган көненә 80 ел булуга багышланган «Үлгәннән соң да үлмәслек итеп яшәргә!» дигән хәтер көне узачак. Чарада шәһәрнең урта гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары, шагыйрьләр, уку йортлары укытучылары, китапханә хезмәткәрләре, ветераннар, Комсомол районы башкарма комитеты белгечләре катнашачак. 
Чарада катнашучылар каһарман-шагыйрьнең шигырьләрен сойләячәк, аның тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы вакыйгаларны искә төшерәчәк.
Тантана бер минутлык тынлык һәм шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салу белн тәмамланачак. 

 

Поделиться: