Шәһәр үзәк китапханәсендә ачык ишекләр көне (0+)

25 сентябрь көнне китаплар һәм белемнәр дөньясына сәяхәткә чакырабыз.

Бу көнне – электрон ресурсларны бушлай куллану һәм китапханә фондлары белән танышу мөмкинлеге булачак. 
Сезне бай программа көтә:
Иң нәниләр өчен:
10.00. «Китап укучы бул!» акциясе (6+) (китапханә каршындагы мәйданчык)
– Китапханәгә язылыгыз һәм бүләккә китап алыгыз!
– Яшь китап сөючеләр өчен мавыктыргыч уеннар.
10.00. «Китапханәдә Алиса һәм Базилионың шуклыклары» китапханә шоуы (0+)
– Маҗаралар һәм көтелмәгән борылышлар тулы мавыктыргыч чара!
– Интерактив уеннар, викториналар, җырлар.

Бар яшьтәге катнашучылар өчен:
13.00. «Көзге фантазияләр» иҗади утырмалар (18+)
– Табигый материаллар – яфраклар, күркәләр һ.б.лардан кул эшләнмәләре ясау.
– Эш вакытында яраткан җырларны җырлыйбыз.
11.00. «Әдәби Чаллы» экскурсиясе (китапханәнең әдәбият тарихы музее) (6+)
– Шәһәрнең әдәби тарихы турында кызыклы фактларны белегез.
– Истәлекле урыннарда булыгыз һәм үзегез өчен яңа авторларны ачыгыз.
11.30. «Күңел сандыгы» // «Ларец души» // ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Р.Сәетгәрәева белән әдәби-шигъри очрашу (12+) (уку залы)
– Талантлы шагыйрә белән очрашу һәм аның яңа әсәрләрен ишетү мөмкинлеге.
– Җылы атмосфера һәм иҗат турында эчкерсез әңгәмә.
13.00. «Китапханә булачак укытучы-филологка ярдәмче буларак» мәгълүмат көне (12+) (белешмә-мәгълүмат бүлеге)
– Филолог студентлар өчен файдалы киңәшләр һәм мәгълүмат.
– Китапханә ресурслары белән танышу һәм кызыксындырган сорауларга җавап алу мөмкинлеге.
14.00. «Минем гаиләм» мастер-классы (сәнгать бүлеге)
– Бар гаилә өчен иҗади эш!   –  Төрле материаллардан уникаль гаилә альбомы ясагыз.
Көн дәвамында Винил-пати (сәнгать бүлеге)
– Яраткан винил көйләренә биегез!
– Чын музыкаль кичә рухы.

Керү ирекле!

Поделиться: