«Гаилә. Китап. Китапханә» Ачык ишекләр көне (0+)

 Хөрмәтле шәһәрдәшләр һәм Чаллы шәһәре кунаклары!

25 сентябрь көнне сез безнең белән бергә китаплар, әдәбият һәм сәнгать дөньясына кереп чума алачаксыз. Бу көнне шәһәр китапханәләрендә «Гаилә. Китап. Китапханә» дигән исем астында бик күп кызыклы чаралар үтәчәк.
Без һәр укучыны кызыксындыра, җәлеп итә алырлык бик күп чаралар һәм күргәзмәләр әзерләдек. Сезне илһам рухы һәм яңа белемнәр көтә! 
Шәһәр үзәк китапханәсендә «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән мавыктыргыч әдәби-шигъри очрашу узачак. Шигырьләр тыңлагыз һәм талантлы автор белән аралашыгыз!
Китаплар арасында, уңайлы атмосферада вакытыгызны уздырыр өчен, Ачык ишекләр көненә килегез!

Керү ирекле!

Поделиться: