Ачык ишекләр көне! (0+)

Хөрмәтле шәһәрдәшләр һәм Чаллы шәһәре кунаклары!
Шәһәребез китапханәләрендә бер традиция бар: һәр яз саен Бөтенроссия китапханәләр көне хөрмәтенә күпсанлы чаралар һәм очрашулар белән узучы үзенчәлекле вакыйга – Ачык ишекләр көне бәйрәме үткәрелә. 
2025 елның 22 маенда «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе сезне әдәбият, иҗат һәм интеллектуаль ачышлар битләре буйлап сәяхәткә чакыра. Сезне язучылар белән очрашулар, мавыктыргыч экскурсияләр, әдәби квестлар һәм викториналар, китап күргәзмәләре, танып белү уеннары һәм бәйгеләр көтә. 
Гаиләгез белән яраткан китаплар дөньясына кереп чумарга, яңа идеяләр, иҗади көч алырга һәм җылы аралашу һәм илһам рухын тоярга китапханәгә килегез.

 

 

Поделиться: