«Китап эчендә бар дөнья» уен мәйданчыгы (6+)

10 сентябрь көнне 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре күп еллар китапханә белән хезмәттәшлектә торган «Романтики» яшүсмерләр клубының Ачык ишекләр көнендә актив катнашты. 

IMG-20200910-WA0017
IMG-20200911-WA0036
IMG-20200911-WA0095
IMG-20200911-WA0055
IMG-20200911-WA0011

Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Китап эчендә бар дөнья» уен мәйданчыгы оештырылды. Яшь катнашучылар, мавыгып, «Геройны таны», «Табышмак һәм әкиятләр белгече» викториналары сорауларына җавап биргәндә, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары зур кызыксыну белән «Мин укыйм, бөтен гаиләм укый» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән танышты. Чарага килүчеләр китапханә визиткасын алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: