«Зур гаилә» күп балалы гаиләләр көне (0+)

21 декабрьдә Үзәк балалар модель китапханәсе (Тынычлык проспекты, 61 нче йорт) шәһәрдәшләр һәм калабыз кунакларын Күп балалы гаиләләр көненә багышланган чараларда катнашырга чакыра.  
«Яңа ел – гаилә бәйрәме» дигән бәйрәм программасында катнашучылар дөньяның төрле илләрендә Яңа елны бәйрәм итү гореф-гадәтләре турында беләчәк, кызыклы викторина, бәйге һәм уеннарда катнашачак. «Бер капчык алма» дигән кино карау – ул бөтен гаилә белән бергәләп мультфильм карап вакытны рәхәт итеп уздыру мөмкинлеге. Гаилә белән иҗат итәргә яратучылар өчен «Киез итекләр» дигән иҗади мастер-класс узачак — бу кечкенә генә итекләр өй саклаучы да булырга мөмкин, якыннарыгыз өчен матур бүләк буларак та менә дигән булачак. Йоннан киез ясау техникасы буенча мастер-класс (Түләүле).
«Зур гаилә – зур шатлык» интерактив викторинасында катнашучылао зур гаиләдә тормыш-көнкүреш һәм гаилә кыйммәтләре темасына үз белемнәрен тикшереп карый алачак. «Мин гаиләмне котлармын» дигән компьютер мастер-классы катнашучыларны, компьютер программалары кулланып, үз туганнары һәм якыннары өчен электрон котлаулар ясарга өйрәтәчәк. 
Көн дәвамында «Гаилә әйләнәсендә» дигән иҗади мәйданчык эшләячәк, анда үз сәләтләреңне күрсәтергә – «Минем гаиләм» квилт – акциясендә катнашырга, өстәл уеннары уйнарга, үз гаиләңнең рәсемен ясарга, «Гаилә белән укыйбыз» китап күргәзмәсе белән танышырга мөмкин булачак.

Шәһәребез халкын җылылык, мәхәббәт һәм иҗат рухына кереп чумарга чакырабыз!
Гаиләгез белән китапханәгә килегез!

#семейнаяосень#крепкаясемья#годсемьи#деньмногодетнойсемьи

Поделиться: