Үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көне (0+)

«Гаилә көзе» проекты кысаларында 23 ноябрь көнне 11.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр Үзәк балалар китапханәсе (Тынычлык проспекты, 61) чаллылыларны һәм шәһәребез кунакларын Әниләр көненә багышланган чараларда катнашырга чакыра.
«Бердәнберем минем» гаилә бәйрәм программасында катнашучылар төрле илләрдә Әниләр көнен бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре турында мәгълүмат алачак, викторина, бәйгеләрдә һәм уеннарда катнашачак. «Тылсымлы ил» үсеш үзәгенең яшь артистлары матур һәм онытылмас концерт чыгышы белән куандырачак. Ана мәхәббәт турындагы дулкынландыргыч вакыйга – «Мама для мамонтенка» мультфильмын күрсәтү бар тамашачыларның да күңеленә хуш киләчәк.  Иҗат белән шөгыльләнергә яратучылар өчен мастер-класс узачак, анда балалар  УФ-сумаладан «Яраткан әнигә» дигән кулон ясаячак. Көн дәвамында әниләр һәм ана мәхәббәте турында иң яхшы китаплардан торган «Һәрвакыт булсын әни!» китап күргәзмәсе эшләячәк.

Гаиләгез белән килегез һәм үз әниләрегезгә онытылмас бәйрәм бүләк итегез!

#Семейнаяосень #Годсемьи #Крепкаясемья #Деньматери

Поделиться: