«Китапханә безне берләштерде, яки гаилә белән уку» Мәгълүмат көне (0+)

15 ноябрь көнне 16 нчы санлы китапханә «Китапханә безне берләштерде, яки гаилә белән уку» дип исемләнгән мәгълүмат көне уздырды. Көн дәвамында өлкәннәр абонементында укучылар игътибарына нәфис, фәнни-танып белү, белешмә әдәбият белән таныштыручы  «Заманча китаплар – заманча ата-анага» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

20191115_145938
IMG_20181110_144355
20191115_120139
20191115_121148
20191115_120544
20191115_121445

Уку залында балалар өчен чыгып килүче вакытлы матбугат журналларына электрон күзәтүне карарга мөмкин иде, аның ярдәмендә ата-аналар, мәктәпкәчә яшьтәге балалары белән бергә укыр өчен, әдәбият сайлап ала алды. «Үзеңне тылсымчы итеп той» иҗади остаханәсенең ишекләре барлык теләгән кеше өчен ачык булды һәм нәни укучылар, аларның әти-әниләре өчен мастер-класслар уздырылды. Балалар абонементы хезмәткәрләре исә укучы почмагы өчен «Таныш булыгыз, яңа балалар китабы!» исемле әдәбият исемлеге турында мәгълүмат әзерләгән иде.

39 нчы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре өчен китапханә хезмәткәрләре мәгълүмат сәгате уздырды. Китапханә хезмәте күрсәтүнең яңа мөмкинлекләре, гаилә белән укуның, милли әдәбиятның мөһимлеге, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең китапханә базасында эшләүче «Бала һәм китап» клубына йөрүе турында сөйләделәр. «Китап кәрҗинендә яңа әдәбият» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шуннан соң тәрбиячеләр, үзләре өстенлек биргән китап исемнәрен язып, «Яраткан китаплар агачы»н тутырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: