«Ул синең шагыйрь, Россия» Есенин көне (16+)

Есенин – рус халкының яраткан шагыйре. Аның үзенә генә хас хис-кичерешләргә бай, моң тулы иҗатында Россиянең колачлап ала алмаслык олы, мәрхәмәтле йөрәге чагыла. 14 октябрь көнне 1 нче санлы китапханәдә «Җырларымда минем тормышым» кичәсе һәм «Есенин шигырьләрен укыйбыз» акциясе үтте.

600
rbt
rbt
603

Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләү аның шигырьләре һәм җырлары, «Есенин» фильмыннан өзек, кинохроника кадрлары, Есенин һәм аның якыннары белән төшкән фотоларын карау белән үрелеп барды. 

Акциядә катнашу өчен китапханәнең барлык укучылары һәм Театр паркына килүчеләр чакырылды.

Көн дәвамында китапханәдә барысы да яратып укый торган шигырьләр яңгырап торды һәм укучыларга Есенин шигырьләре язылган кәгазьләр таратылды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: