«Фольклорның алтын бизәкләре» мәктәпкәчә яшьтәге балалар көне (0+)

20 гыйнварда 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар көне уздырды. Быел «Гусельки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янына кунакка китапханәчеләр үзләре килде. 

IMG-20210120-WA0013
IMG-20210120-WA0014
IMG-20210120-WA0016
IMG-20210120-WA0006

Чара башында яшь китап сөючеләр «Фольклор» төшенчәсе, аның жанрлары белән таныштылар; шуннан соң мәкальләрне белү буенча бәйгедә бик теләп катнаштылар, тизәйткечләр әйтеп ярыштылар, табышмаклар чиштеләр, әкиятләр буенча викторинада катнаштылар. Рус халык фольклорын өйрәнгәндә, такмаклар (частушки) жанрына игътибар итми мөмкин түгел. Алар һәрчак заманча, көн кадагына суга торган мәсьәләләрне чагылдыра, актуаль, һәр заманда үз урынын таба. Менә бүген дә тәрбиячеләр ярдәмендә балалар күңелле такмаклар башкарды. Чарада алар рус халык әкияте төрләре турында белде, «Кечкенә инеш» уенында катнашып күңел ачты. 
Чара азагында китапханәчеләр балаларны рус язучысы, фольклорчы Павел Петрович Бажов иҗаты белән таныштырды. Аның «Серебряное копытце» әкиятен укып, бергәләп фикер алыштылар.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: