Дейзи Медоус, «Дуслык урманы» сериясе (0+)

Дейзи Медоус – балалар өчен язылган йөздән артык китап авторы, һәм «Дуслык урманы» сериясе балалар тарафыннан аеруча яратып укыла.
Лили һәм Джесс – иң якын дуслар, алар хайваннарны бик ярата һәм хәтта ветеринар клиникага ярдәм итә. Беркөнне кызлар гадәти булмаган песи Голди белән танышалар, ул аларны барлык җәнлекләр дә сөйләшә белә торган тылсымлы урынга – Дуслык урманына алып килә!
Йомшак тере йомгаклар – балаларның иң якын дуслары, ә балалар һәм хайваннар дуслыгы, кайгырту һәм җаваплылык хисе тәрбияләү темасы – ата-аналар өчен мөһим тема!

Поделиться: