«Тукай – безнең горурлык!» чаралар циклы (0+)

24 апрельдән 26 апрельгә кадәр Чаллы китапханәләрендә «Тукай – безнең горурлык!» дигән чаралар циклы узачак.
Шәһәребезнең яшь китап сөючеләрен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган нәфис сүз осталары, әдәби кичә, шигъри сәгать, викторина, квест-уен, китап күргәзмәсе кебек чараларга чакырабыз. 
Габдулла Тукай китаплары балаларны туган якны яратырга, аның матурлыгын күрә белергә, яхшылыкка өйрәтә, кыю һәм мәрхәмәтле булырга чакыра.  
Тукай – татар халкының сүнмәс йолдызы. Үзенең кыска гына гомере эчендә Тукай татар әдәбиятын гына түгел, гомумән, дөнья әдәбиятын баеткан бик күп әсәрләр тудырган. 

Чараларга сез дә килегез һәм вакытыгызны файдалы итеп уздырыгыз!

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

 

Поделиться: