«Волонтерлык хәрәкәтен үстерү мәйданы буларак китапханә» программасы буенча лекцияләр һәм мастер-класслар циклы

Бесплатно

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Россия дәүләт балалар китапханәсе 2026 елның 24 февраленнән 14 мартына кадәр балаларга хезмәт күрсәтүче РФ китапханәләре белгечләре өчен «Волонтерлык хәрәкәтен үстерү мәйданы буларак китапханә» белем бирү программасы буенча ачык лекцияләр һәм мастер-класслар циклы  уздыра. Уку бушлай. 
«Волонтерлык хәрәкәтен үстерү мәйданы буларак китапханә» – РДБКның балалар белән волонтерлык эшен оештыру өлкәсендә һөнәри компетенцияләрне үстерүгә һәм волонтерларның массакүләм мәдәни китапханә чараларында катнашуына юнәлдерелгән проекты.
Программаның төп темалары: Россиядә волонтерлык һәм социаль проектлаштыру, Россия мәдәниятенең бер өлеше буларак китапханә волонтерлыгын үстерү тенденцияләре, оештыручыларның китапханәдә волонтерлык эшчәнлеге компетенцияләре; китапханәләрнең волонтерлар лешмалары һәм социаль партнерлар белән хезмәттәшлеге; китапханәләрнең массакүләм мәдәни проектлары нигезләре, китапханә-мәгълүмат өлкәсендә волонтерлыкка мәгълүмати ярдәм күрсәтү, «Мәдәният волонтерлары» төбәк волонтер үзәкләре тәҗрибәсе.
Укулар төрле форматта оештырылачак һәм читтән торып белем бирү технологияләрен кулланып тормышка ашырылачак. Чараның трансляциясе РДБКнең «ВКонтакте» төркемендә булачак.
Программа азагында Сертификат тапшырылачак. 

Ппрограммада катнашу өчен 2026 елның 20 февраленә кадәр теркәлү узарга кирәк.  

Сайтка сылтама: https://rgdb.ru/professionalam/uchebnyj-tsentr/17898-tsikl-lektsij-i-master-klassov-po-obuchayushchej-programme-biblioteka-kak-ploshchadka-razvitiya-volonterskogo-dvizheniya
Теркәлү өчен сылтама:  https://forms.yandex.ru/u/696e188750569084a1fffa2a/
Чын ихтирам һәм иң яхшы теләкләр белән,
Наталья Науменко, РДБКның өзлексез белем бирү үзәге мөдире
тел.: 8 (499) 230-00-93 доб. 203
e-mail: uc@rgdb.ru

Поделиться: