Үзәк балалар модель китапханәсе – Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия булды (0+)

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»  МБУсе 2024 елда муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иң иҗади коллективларына ярдәм итү өчен билгеләнгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алды.

Үзәк балалар китапханәсе бәйгегә «Эко-Креатив: табигать турында кайгырту» гаилә фестивале проектын тәкъдим итте.
Проектның идеясе Үзәк балалар китапханәсендә креатив экологик эшчәнлектә интерактив катнашу юлы белән өлкәннәр һәм балаларның экологик культура дәрәҗәләрен күтәрүгә юнәлдерелгән гаилә экологик фестивален оештырудан гыйбарәт. Фестиваль 5 юнәлештә гаиләләрнең үзара мөнәсәбәте мәйданчыгына әйләнәчәк: белем алу мәйданчыгы, яңа мода, креатив экология, эко-уеннар һәм театральләштерү.

Проект командасы мастер-классларда катнашу, экология һәм креативка юнәлдерелгән командада эш экологик агартуның гадәти ысулларына караганда комплекслырак нәтиҗә бирәчәгенә шикләнми. Катнашучылар белемнәр генә алып калмаячак, ә үз көнкүрешләрен һәм әйләнә-тирә мохитне экологияләштерү барышында үзләре дә катнаша алачак. 
Татарстан Республикасы Хөкүмәте проектны тормышка ашыруга 180 000 сум күләмендә грант бүлеп бирәчәк.

Проектны әзерләүдә катнашкан бар хезмәткәрләрне котлыйбыз һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез!

Поделиться: