Үзәк балалар китапханәсе сукмак буйлап Могҗизалар урманына юл тотты (6+)

23 марттан 26 мартка кадәр Үзәк балалар китапханәсе үзенең нәни дусларын язгы каникулларны файдалы итеп үткәрергә һәм «Сукмак буйлап Могҗизалар урманына» дигән экологик сәяхәткә чакырды.   

IMG-20210323-WA0048
IMG-20210323-WA0049
IMG-20210323-WA0051

Табигатьне саклау темасына экологик плакатлар һәм балалар рәсемнәре белән бизәлгән залда урман шавы һәм кошлар җыры тавышы астында укучылар, кешегә агачлар һәм яшел яфраклар нинди файда китерүе турында белер өчен, урманга юл тотты. Алып баручы белән бергә балалар агулы гөмбәне аңа охшаган ашарга яраклы гөмбәләрдән ничек аерырга икәнен белде, микроскоп ярдәмендә төшерелгән яфрак үсеше видеосын карады һәм агачларның сәнәгатьтәге файдасын тасвирлау буенча исемнәрен атады. Сәяхәттә Кикимора белән дә очрашырга туры килде балаларга. Ул уен формасында урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде, балалар белән бергә үз рецепты буенча аш пешерде, анда укучылар агулы үләннәр генә, җиләкләр һәм гөмбәләр салырга тиеш булды. 
Чара «Смешарики» мультфильмының урманны янгыннан саклау турында сериясен карау белән тәмамланды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: