Үзәк китапханә «Сәнгать төне – 2019» Бөтенроссия акциясенә кушылды! (0+)

IMG_6303
IMG_6327
IMG_6382
IMG_6380
IMG_6381
IMG_6378
IMG_6356
IMG_6366
IMG_6374
IMG_6328
IMG_6371
IMG_6353
IMG_6348
IMG_6290
IMG_6373
IMG_6372
IMG_6330
IMG_6325
IMG_6341
IMG_6368
IMG_6354
IMG_6359
IMG_6367
IMG_6344
IMG_6352
IMG_6288
IMG_6340
IMG_6339
IMG_6335
IMG_6325
IMG_6321
IMG_6300
IMG_6296

#искусствообъединяет#artnight#ночьискусств

2 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә «Сәнгать төне – 2019» чарасы узды. Әлеге Россия күләмендә үткәрелүче акциягә китапханә өченче тапкыр кушылды. Шул уңайдан төрле яшьтәге шәһәрдәшләр өчен китапханә бүлекләрендә төрледән-төрле мәйданчыкларда мавыктыргыч программа әзерләнде.

Акциягә килүче иң нәни дусларыбызга Шәүләләр театры үз ишекләрен ачты һәм «Хали-Гали» цирк остаханәсе, фокусчы-иллюзияче Сергей Акулов һәм Яр Чаллы циркы клоуннары катнашында концерт программасы узды.

Абонемент бүлегендә «Көй-моң белән дәвалау» исемле музыка ярдәмендә дәвалау программасы үтте, анда шәһәребез музыкантлары катнашты. Төрле көйләр, җырлар яңгырады, очрашуга килгән кунаклар рәхәтләнеп биеде. Очрашу чарасыннан соң, монда Россия Капоэйра Үзәге катнашучылар мәйданчыгы эшен башлап җибәрде.

Сәнгать бүлегенең кече картиналар галереясында ANIMAL ART «Хайваннар дөньясы» төркемле сәнгать күргәзмәсе ачылды, анда Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Казан, Мәскәү шәһәрләреннән 40 тан артык рәссам катнашты. Берничә рәсемнең авторлары – хайваннар үзләре иде. Әлеге эшләрне Хайваннар сәнгате музеен оештыручы һәм бу күргәзмәнең кураторы Юлия Стуликова тапшырды. Сәнгать күргәзмәсеннән кала, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Шунда ук балалар һәм өлкәннәр өчен сәнгатьне өйрәнү уены уздырылды.

Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының театр уйнаганда кулланыла торган чын яки бутафор җиһазлары экспозициясе һәм фотога төшү урыны Әдәбият тарихы музеенда тәкъдим ителде. Монда һәр кеше татар өе фонында, татар милли киемендә фотога төшә алды. Кич буе мәйданчык кунакларын театрның рәссам-декораторы Ләйсән Галимова таныштырды.

Балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә ирланд биюләре дөньясына кереп чумарга мөмкин булды. Анда «Яңа шәһәр» борынгы һәм кельт биюләре клубыннан мастер-класс тәкъдим ителде. Мәйданчык кунакларын Ирландиянең «Волны Тори», «Джига сбора урожая», «Осада Керрика» милли биюләре һәм аларның төп хәрәкәтләре белән таныштырдылар. Мастер-класс азагында катнашучыларның дус-тату төркеме дәртле көйгә ирландча менә дигән итеп бии дә иде инде.

StarFans Tatarstan клубы әгъзалары Йолдызлар сугышы сагасы персонажлары киемендә килде, алар стендта яңа китаплар, комикслар һәм төрле фигура, открытка, патчлардан торган үз коллекцияләрен тәкъдим итте. Үз эше белән мавыгучы әлеге оештыручылар ярдәмендә мәйданчыкта катнашучыларның һәрберсе Йолдызлар сугышының җанатарына әйләнде дисәк тә ялгыш булмас, алар шушы вакыйга турында истәлек итеп фотолар алып кайтып китте.

Кичә дәвамында шәһәребезнең төрле осталары катнашында бик күп мастер-класслар үтте. Алар арасында иң зурысы актлар залы каршында Дарья Янукович җитәкчелегендә узды.

18.00 сәгатьтә шәһәрнең татар һәм рус яшьләрен берләштергән «Уй-фикерләр күчеше» фатирнигы старт алды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: