«Раштуа могҗизасы!» Раштуа кичәсе (12+)

17 гыйнвар көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен могҗиза белән тулы раштуа кичәсе уздырылды. Ул балаларны борынгы заманнарда Раштуаны бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре һәм йолаларның килеп чыгу тарихы белән таныштырды.

IMG_20200117_114117
IMG_20200117_105918
IMG_20200117_112752
IMG_20200117_105655~2
IMG_20200117_111546~2
IMG_20200117_105623

Укучылар «Борынгы табышмаклар» бәйгесендә катнашты, бакты, багу турында мультфильм карады. Кичәдә башкарылган «В ночном саду» исемле раштуа җыры җылы бәйрәм рухы тудырды. Раштуа – әдәбиятта аеруча зур игътибар бирелә торган бәйрәм. Раштуа вакытында бар кеше могҗиза һәм тылсым көтә.

Балалар әдәбиятта нардуган (раштуа) хикәясе дигән жанр да барлыгын белде. Күп кенә танылган язучылар әлеге жанрга мөрәҗәгать иткән: Ф. Достоевский – «Мальчик у Христа на ёлке», А. Куприн – «Чудесный доктор», Г. Х. Андерсен «Девочка со спичками» хикәяләре… Бу әсәрләре аша авторлар һәр кешенең күңел төбендә яшерелгән изге хисләрне торгызырга тырыша. Хәзерге заман язучылары Н. Ключарева «Юркино рождество», С. Лукьяненко «Девочка с китайскими зажигалками» кебек раштуа хикәяләре исә укучыларны безнең заманда бер-береңә карата миһербанлы булып калуның мөһимлеге турында уйланырга мәҗбүр итте. Чөнки бу әсәрләрне кеше күңеленең Раштуа белән бәйле үзгәрешләр кичерү могҗизасы берләштерә.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: