Анатолий Алексинның «Раздел имущества» китабы буенча укучылар конференциясе (12+)

24 апрельдә Үзәк балалар китапханәсе өлкән сыйныф укучылары өчен Анатолий Алексинның «Раздел имущества» китабы буенча укучылар конференциясе уздырды.

IMG-20190424-WA0010
DSCN2072
IMG-20190424-WA0008

Балалар әсәрне алдан ук укып, повестьның эчтәлеге буенча фикер алышуга әзерләнеп килгән иде. Конференция барышында укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, аның китаплары беренче чиратта яшүсмерләргә адресланганы турында белде. Балалар бик матур чыгышлар ясады, иң нык истә калган эпизодлар турында сөйләде. «Раздел имущества» повестенда язучы рухи фәкыйрьлек, гаилә мөнәсәбәтләрендәге читләшүләр, балаларның ата-анага карата салкынлыгы мәсьәләләрен күтәрә. Конфликт җирлегендә кешеләр гаилә кыйммәтләре, якын кешеләр алдында бурычлы булу һәм кешелек мөнәсәбәтләре турында онытып җибәрә. Китап буенча фикер алышканнан соң, балалар әсәрнең кайсы героена шәфкатьлелек, яхшы күңеллелек, мәрхәмәтлелек кебек әхлакый сыйфатлар хас булуы турында нәтиҗә чыгарды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: