«Өмет, бәхет һәм мәхәббәт җилкәннәре» Укучылар конференциясе (6+)
4 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсендә уртанчы сыйныф укучылары өчен Александр Гринның «Ал җилкәннәр» («Алые паруса») китабы буенча «Өмет, бәхет һәм мәхәббәт җилкәннәре» дигән укучылар конференциясе үткәрелде. Балалар язучының тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән танышты, повесть-феериянең туу тарихы турында белде. Конференциядә төп геройларны искә төшерделәр, арада аеруча күңелләренә хуш килгәннәре, аларның ни өчен исләрендә калулары турында сөйләштеләр. Китап укучыларда зур тәэсир калдырды һәм җитди нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итте. Конференциядә яңгыраган «Ал җилкәннәр» темасы бүгенге көндә актуальме?» дигән төп сорауга балалар: «Эйе! Грин заманча, аның әсәрләре, әкияти булуына карамастан, бүген дә актуаль һәм тормышчан. Чөнки кеше матурлыкка тартыла, хыяллана һәм ярата белә, ә «Ал җилкәннәр» дулкынландыра һәм шатландыра, үзенә тарта һәм юлга чакыра», дип җавап бирде. Укучылар конференциясенең эше эчтәлекле, кызыклы һәм оешкан төстә узды. |