«Сүз остасы» Укучылар конференциясе (12+)

24 гыйнварда яшүсмерләр өчен 13 нче санлы китапханә бөек һәм иң күп укыла торган язучыларның берсе А.П.Чеховның тууына 160 ел булуга багышланган укучылар конференциясе үткәрде. 

cof
dav
cof
dav
cof

Чехов хикәяләре турында сөйләгәндә, кызлар һәм егетләр Чехов осталыгының серләре турында бәхәс алып барды һәм күп кенә сорауларга җавап бирде. Мәсәлән: «Чехов әсәрләрен ни өчен язган?»; «Чеховның һәр хикәясе – ул  рухи яктан үзеңне югалтуның бик җиңел булуы турында кисәтүче хикәя. Чыннан да шулаймы?», «Чехов еш кына әсәрләрендә үз дәрәҗә хисен югалткан кешеләр турында сөйли. Бу геройлар кемнәр һәм алар кайсы хикәяләрдән?» һ.б. Шулай ук балалар үзләре укыган юмористик хикәяләрдән алган кичерешләре белән уртаклашты.

Катнашучылар язучының әледән-әле әйләнеп кайта торган яраткан тема һәм мәсьәләләренә кагыла алачак. Бу – кешелек дәрәҗәсе, кеше иреге, кеше шәхесенең иң яхшы сыйфатлары – талант, акыл, яхшы күңеллелек турында уй-фикерләр.

Конференциядә язучының тормыш юлы һәм иҗаты, язучылыкның табиблык хезмәте белән үрелеп баруы турында слайд-презентация күрсәтелде. Катнашучылар А.П.Чеховның Мәскәүдә урнашкан музей йортында виртуаль экскурсиядә булды, үзләре өчен Антон Павлович тормышыннан кызыклы фактлар ачты һәм язучы турында замандашларының истәлекләре белән танышты.

Чара барышында «Сүзне уйлап тап» интерактив уены уздырылды. Анда слайдларда яшерелгән хәрефләрдән укучылар пьеса исемнәрен төзеде; шулай ук Чехов әсәрләре буенча сорауларга җавап бирде.

Укучылар А.П.Чехов иҗатының дөнья әдәбиятында әһәмиятле урын тотуына тагын бер кат инанды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: