Шигърият сөючеләр шагыйрь белән онлайн очрашты (12+)
22
Октябрь 2020
Пәнҗешәмбе
Чаллы язучысы, журналист, Журналистлар берлеге, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, 500дән артык җыр авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирһади Разов укучылар белән онлайн режимда очрашты. Кичәдә аның каләмдәшләре – шагыйрьләр Факил Сафин, Рәшит Бәшәр катнашты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, җырчылар Дания Нигъмәтҗанова-Сибгатуллина, Заһир Насыйбуллин башкаруында шагыйрь шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.
|