«Чаллы Бөек Ватан сугышы елларында» онлайн бәйгесендә катнашучылар саны 700 дән артып китте

2020 елның 6 апреленнән 30 апреленә кадәр «ҮКС» МБУ сайтында (библиотека-челны.рф) «Чаллы Бөек Ватан сугышы елларында» онлайн бәйгесе узды.

Бәйгедә төрле төбәкләрдән 700дән артык кеше катнашты: укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, студентлар һәм мәктәп укучылары.

Катнашучылар 10 сораудан торган тест үтте. Һәр сорауга берсе генә дөрес булган өч җавап тәкъдим ителде. Тестны үтеп бетергәч, алар нәтиҗә һәм дөрес җаваплар өчен җыелган баллар санын күрде. Һәр дөрес җавап өчен катнашучы 10 балл алды.

Беренче дәрәҗә дипломнар белән 90-100 балл җыйган 57% катнашучы бүләкләнде. Катнашучыларның 14%ы тестта бары ике хата җибәреп, 80 балл җыюга иреште. Өченче дәрәҗә дипломнарны исә бәйгедә катнашучыларның 10%ы алды. Калган конкурсантлар катнашучы дипломы белән бүләкләнде. 

Үткәрелгән бәйге йомгаклары буенча без, катнашучылар туган шәһәребезнең үткәнен, бигрәк тә Чаллының Бөек Ватан сугышы чорындагы тарихын яхшы беләләр, дигән нәтиҗәгә килдек. Шулай ук башка шәһәрләрдән катнашучылар да Чаллы шәһәре, аның тарихы, шәһәребездә яшәгән һәм яшәүче кайбер шәхесләр турында күп кенә яңа мәгълүматлар алды.

Барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез!

Теләге булганнар тестны үтеп, Чаллы шәһәренең кырыс Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы турында үзенең никадәр яхшы белүен тикшереп карый ала.

Әлеге тестны сайтыбызның Сугыш турында тере хәтер битендә «Чаллы Бөек Ватан сугышы елларында» онлайн бәйгесе сылтамасы буенча үтәргә мөмкин.

Поделиться: