«Минем яраткан әкиятем» Бөтенроссия акциясе (6+)

Бесплатно

Россиянең Мәдәният министрлыгы һәм мәгариф министрлыгы «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара проектын тормышка ашыра. 

проект кысаларында 2022 елның 2 апреленнән Халыкара балалар китабы көнендә «Минем яраткан әкиятем»  дигән Бөтенроссия акциясе старт ала. Ул 2022 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Танылган мәдәният хезмәткәрләре «культурадляшкольников.рф» порталында үзләре яраткан әкиятне укыячак һәм мәктәп укучыларына да кушылырга тәкъдим итәчәк. 

Акциядә катнашу өчен укучыларга культурадляшкольников.рф сылтамасы буенча керергә һәм акциягә багышланган видеоязма белән танышырга кирәк. 

Акциядә катнашучылар Россия халыклары әкиятләрен укыганны видеога төшерә һәм аны #культурадляшкольников хештегы белән ВКонтакте социаль челтәрендә урнаштыра яки fedina@roskultproekt.ru электрон почтасы адресына видеоны җибәрә алачак. 

 

Поделиться: