«Тылсымлы каләм» бәйгесе җиңүчесе белән онлайн очрашу (12+)

Бесплатно

15 августта көнне 11.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музеенда «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, «Тылсымлы каләм» (2018, 2019 ел) бәйгесе җиңүчесе, 5 китап авторы Рушания Гыйләҗева белән онлайн очрашу үтәчәк.
Әдәби музыкаль кичә дәвамында юбилярның иҗатын бәяләп, аңа уңышлар теләп каләмдәш дуслары чыгыш ясаячак. Кичәнең бизәге булып композитор, автор-башкаручы Зөлфия Җиһан башкаруында Рушания Гыйләҗева сүзләренә язылган «Ләйсән» – моңлы бишегебез», «Татлы сөю» җырлары һәм шигырьләр яңгыраячак. Бәйрәм кунагы Рушания Азат кызы Гыйләҗева белән кызыклы әңгәмә көтелә.

Поделиться: