Әфган сугышы ветераннары белән очрашу (16+)

Әфган сугышы вакыйгалары турында хәтер кичәсе һәм «әфганчылар» белән очрашу бергә үрелеп барды. Чарага кунак буларак сугышчы-интернационалистлар Ахунов Илдус Гыйлемҗан улы һәм Бердыев Ашир Николаевич, югары сыйныф укучылары килде. Әфганчы сугышчылар гитара уйнавы астында утлы Әфганстан юлларын узганда үзләре иҗат иткән җырларны башкарды.  

Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән якташларыбыз, аларның батырлыгы һәм кыюлыгы турында сөйләделәр. Балалар зур кызыксыну белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап алды, беренче сугыш турында сорашты. Чара азагында барысы да Әфган сугышыннан кайта алмаган көрәшчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алды.

Поделиться: