Китапханәдә Раштуа очрашулары. Анонс! (12+)

Бесплатно

9 гыйнварда 15.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә һәр елдагыча раштуа очрашулары узачак. Вернисажга рәссам, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Валентина Душина чакыра. 
Валентина Николаевна майлы буяулар белән ясалган рәсемнәрен, сокландыргыч пейзажларын, натюрмортларын тәкъдим итә. 
Кичә дәвамында аның раштуа шигырьләре яңгыраячак. Кунаклар раштуа бәйрәмнәрендә яраткан күңел ачуларның берсе – багу могҗизасына  кереп чумачак. 
Теләге булган бар кешене тылсымлы кышкы кичәгә чакырабыз!
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

 

 

Поделиться: