РФ Иҗтимагый палатасы сәнгать сөючеләр өчен иҗади бәйгеләр башлап җибәрде

Онлайн-чаралар 2020 елның сентябреннән декабренә кадәр узачак.

Ике юбилей датасы: Антон Павлович Чеховның тууына 160 ел һәм Михаил Александрович Шолоховның тууына 115 ел тулу уңаеннан, Россия Иҗтимагый палатасы 14 халыкара онлайн-бәйге уздыру турында игълан итте. 

Иҗади ярышларда катнашу өчен россиялеләр, шулай ук чит илләрнең әдәбият, тарих, музыка, театр һәм рәсем сәнгате белән кызыксынучы гражданнары чакырыла. 

Бәйге кысаларында 2020 елның сентябреннән декабренә кадәр Россиянең башкала булмаган төбәкләрен бөтен дөньяга таныткан күренекле әдәбиятчыларга багышланган халыкара әдәби-музыкаль клубның онлайн-утырышларын уздыру планлаштырыла.

Оештыручылар тарафыннан россиялеләр һәм чит ил кешеләренең – партнер һәм үзара дустанә, хезмәттәшлек мөнәсәбәтендәге җирлекләрнең уртак командалары ясаган бәйге эшләренең авторлары өчен аерым номинацияләр билгеләнгән. 

Онлайн-чараларның гомуми приз фонды 420 мең сумны тәшкил итә. Иҗади ярышларны үткәрү тәртибе һәм тулы исемлеге Мактаулы гражданнар, остазлар һәм сәләтле яшьләр ассоциациясенең рәсми сайтында басылып чыкты.

Чыганак: https://екатеринбург.рф/news/81178-obshchestvennaya-palata-rf-zapustila-tvorcheskie-konkursy-dlya-tseniteley-iskusstva

Бәйгеләр турында тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча кереп таныша аласыз.

«Кече ватанның тере мирасы» дип аталган волонтерларның танып белү туризмы, мәдәният һәм медиа II Халыкара Конгрессы һәм #Узнай Россию. Донское слово әдәби фестивален уздыру КОНЦЕПЦИЯСЕ

Конгресс һәм Фестивальнең рус әдәбиятын популярлаштыру өчен мәгариф, мәдәният һәм СО НКО учреждениеләре тарафыннан кулланыла алырлык ВИДЕОМАТЕРИАЛЛАРЫ

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: