«Әдәби геройлар галереясы» белем бирү программасында катнашырга чакырабыз (6+)

Бесплатно

«Әдәби геройлар галереясы» белем бирү программасы кысаларында рецензияләр бәйгесе старт алды.   
Акция 2020 елның 12 августыннан 22 сентябренә кадәр «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара проекты кысаларында узачак.   
Проектның партнерлары: Россия мәдәният министрлыгы, Россия мәгариф министрлыгы һәм Яндекс.

Укучылар мәктәп программасына кертелгән әдәби әсәргә рецензия язарга тиешләр. Бәйге әдәби әсәрләргә анализ ясау һәм грамоталы, эчтәлекле критик фикер язу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәчәк. 

Әдәби ярышта катнашучы укучылар ике яшь төркеменә бүленә: бишенчедән алып сигезенче сыйныфка кадәр һәм өлкән сыйныфлар. Рецензияләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнәчәк: мәгънә һәм композиөия бөтенлеге, сөйләм теленең төгәллеге һәм сәнгатьлелеге, сүз байлыгы, цитата һәм афоризмнар куллану.

Бәйгенең максаты – балалар һәм яшүсмерләрне нәфис сүз һәм әдәби иҗатка җәлеп итү. 

Гаризалар 2020 елның 27 августына кадәр кабул ителә. Бәйгенең нигезләмәсе белән сылтама буенча кереп таныша аласыз.

Бәйге турында тулырак мәгълүмат РОСКУЛЬТПРОЕКТ  сайтында урнаштырылган.

Поделиться: