«Ватанына хезмәт итә солдат» уен-викторина (12+)

21 февраль көнне 23 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ватанына хезмәт итә солдат» дигән уен-викторина уздырды.

All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus

Балалар, «Разведчиклар» һәм «Чик сакчылары» командаларына бүленеп, «Кечкенә солдатлар», «Хәрби авиация», «Сүз көрәше», «Армия ашханәсе», «Хәрби җыр» бәйгеләрендә катнашты. Тапкырлык, җитезлек һәм эрудицияләрен эшкә җигеп, хәрби техника, төрле гаскәрләр, хәрби исемнәр турында табышмакларны чиштеләр, «Хәрби эш белгечләре» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «Снайпер», «Оста сугышчылар» уеннарында катнаштылар. Дөрес җаваплар өчен чарада катнашучыларның барысы да бүләкләр алды. Кызлар исә шигырь юллары аша сыйныфташларын бәйрәм белән тәбрикләде. Шулай ук 23 февральгә открыткалар ясау буенча мастер-класс хтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: