«Зирәк һәм күркәм әкиятләр» халык әкиятләрен сәнгатьле уку буенча чемпионат (6+)

Бесплатно

Хөрмәтле хезмәттәшләр, дуслар!

Сезне «Зирәк һәм күркәм әкиятләр» халык әкиятләрен сәнгатьле уку буенча чемпионатта катнашырга чакырабыз. Чемпионат Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. 
Чемпионатта катнашу өчен Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләрен чакырабыз. 
Укучылар буларак 5-14 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр чакырыла. 
3 мартта Бөтендөнья кычкырып уку көне кысаларында барлык катнашучы китапханәләрдә балалар тарафыннан Россия халыкларының туган телендә видеокамерага карап әкиятләр укылачак. 
Чемпионатта актив катнашучылар «Әкиятләр аша тынычлык һәм татулыкка: халык әкиятләрен туган телдә укыйбыз» Бөтенроссия акциясендә катнашачак. Оештыручы – «Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУ. Акциянең нигезләмәсе белән http://rdb.tatar/акция-через сказки к миру и согласию сайтында таныша аласыз.

Чемпионатның нигезләмәсе 

 

 

Поделиться: