Халык әкиятләрен сәнгатьле уку буенча чемпионат (6+)

Ел саен 2010 елдан мартның беренче чәршәмбесендә дөньяның дистәләгән илендә меңләгән балалар һәм өлкәннәр Бөтендөнья кычкырып уку көненә кушыла.

3 мартта Чаллы шәһәренең барлык 18 муниципаль китапханәсендә беренче тапкыр халык әкиятләрен сәнгатьле уку буенча чемпионат үтте. Аны «Әкиятләр аша тынычлык һәм татулыкка: туган телдә халык әкиятләрен укыйбыз» Бөтенроссия акциясенең башы дип санарга мөмкин (Оештыручы – «Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУ). Чемпионат Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.  Чемпионатны уздыру өчен зур эш башкарылды, нәтиҗәдә төрле милләт балалары анда катнашырга теләк белдерде. Чемпионатта катнашучылар туган рус, татар, лезгин, мари, мордва, азәрбайҗан, әрмән телләрендә камерага әкиятләрне кычкырып укыдылар. 

#фолкурок​ #этноперемена​ #татфолк2021 #народноетворчестводлявсех

Чемпионатта катнашучыларның барлык видеороликларын китапханәнең ВКонтактедагы битендә карарга була. 

Сезнең игътибарга кайбер видеоязмаларны тәкъдим итәбез.

 

Поделиться: