Чаллылылар СССРга кире кайтты! (18+)
24 гыйнвар көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел булуга, ТАССР оешуның 100 еллыгына һәм Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 90 ел булуга багышланган «Бердәмлек һәм Ватан – Бердәм Россия!» дигән интеллектуаль уен узды. Уенны оештыручылар – «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәге бүлегенең Чаллы җирле бүлекчәсе һәм «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе. Чараларда шәһәр оешмаларының хезмәт ветераннары һәм китапханәчеләр катнашты. Кунаклар, уку залына килеп керүгә, СССР чоры дөньясына кереп чумды дисәк тә, ялгыш булмас. «Үткәннәрне сагынып» күргәзмәсендә шул заманда кулланылган әйберләр һәм китаплар тәкъдим ителде. Килүчеләр кызыксынып аларны карады һәм инде еракта калган еллар рухын сизде, үткәннәрне искә төшерде. Узган йөзьеллык турындагы фотоматериаллар белән тулыландырылган күргәзмә зур кызыксыну тудырды. Уенда бишәр кешедән торган җиде команда ярышты, аларга өч раундта махсус биремнәрне үтәргә тәкъдим ителде. Беренче ике раунд – илебез тарихы һәм мәдәнияте, дәүләт символлары буенча, Ватаныбызны геройлары һәм танылган шәхесләре турындагы сорауларга җаваплар, ә өченче раунд иҗади биремне үз эченә алды. Һәр башкарылган этап балларда бәяләнде. Бәйге программасы дустанә рухта узды. Барлык катнашучылар тырышлык күрсәтте. Гран-при иясе булып Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының «Книгочеи» командасы танылды. Катнашкан командаларның барысына да дипломнар тапшырылды. |