«Китап хәтерендә сугыш мизгелләре» Сугыш прозасы сәгате (12+)

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган елда 1 нче санлы китапханә «Буыннар хәтерли һәм баш ия» программасы буенча эшли.

Сугыш – әдәбиятта мәңгелек тема. Һәм монда үзләре шул сугыш мәхшәрен кичергән һәм аның турында бар дөреслекне сөйләп бирүне үз бурычы итеп куйган язучыларның өлеше зур.

30 гыйнварда өлкән сыйныф укучылары өчен «Китап хәтерендә сугыш мизгелләре» исемле сугыш прозасы сәгате үткәрелде.

Китапханәче укучыларны фронтовик язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара барышында китапханәче В. Васильевның  «А зори здесь тихие», Ю.Бондаревның «Прокляты и убиты», В. Быковның «Сотников» кебек иң танылган әсәрләргә тукталды. Алар яшь буынны Ватанны яратырга, сынауларда нык һәм түзем булырга, югары әхлак, мәрхәмәтлелек һәм кешелеклелеккә өйрәтә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: