«Тылсымчы яз»: күңелле уеннар сәгате (12+)

6 апрель көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Буревестник» яшүсмерләр клубына йөрүче балалар өчен ел фасылларының иң матур чорына багышланган «Тылсымчы яз» дигән күңелле уеннар сәгате уздырды. Шагыйрьләр һәм язучылар, язның матурлыгына сокланып, үзләренең иң яхшы әсәрләрен иҗат итә.  

IMG_2606
IMG_2598
IMG_2594

Мөлаем тылсымчы кунакларны шат йөз белән елмаеп каршы алды һәм китап буенча юрарга, яхшы теләкләрне тартып чыгарырга тәкъдим итте. Балалар бик теләп әлеге күңел ачу чарасында катнашты.  Барысына да кызык һәм күңелле булды. Чөнки һәрберсе чын күңелдән бу теләкләрнең тормышка ашуын теләде. Чара барышында балалар танылган рус шагыйрьләренең яз турында шигырьләрен укыды, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, табигать турында табышмаклар чиште, бәйгеләрдә актив катнашты. Очрашу бик кызыклы һәм җанлы рухта узды. Чара азагында китапханәче укуның файдалы, кызыклы, шатлык һәм канәгатьлек китерүче шөгыль булуын исләренә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: