«ТАССРның 100 еллыгы: үткәне һәм хәзергесе» Туган як сәгате (16+)

7 ноябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә Л.Б.Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы студентлары өчен «ТАССРның 100 еллыгы: үткәне һәм хәзергесе» исемле туган як сәгате узды. Алып баручы киләсе 2020 елда Республикабыз ТАССР оешуның бер гасырлык юбилеен һәм Татарстан Республикасы оешуга 30 ел тулуны билгеләп үтүе турында сөйләде.

IMG_8644
IMG_8681
IMG_8664

Вакыйгалар хронологиясе буенча балалар туган ягыбызның 1920 елда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турында декрет кабул ителгән көненнән башлап Россия Федерациясе составындагы суверен Татарстан Республикасы оешуга кадәрге тарихы белән танышты. Яшь буын вәкилләре төбәгебез халыкларының шушы озак еллар дәвамында дәүләтчелекне, икътисадны ныгытуга, фән, мәдәниятне үстерүгә никадәр көч куюы, эре заводлар төзүе, яңа файдалы казылмалар ачуы һәм һәрвакыт диярлек беренче урыннарда торуы турында белде. Татарстанның төп байлыгы – ул халык, революциядән соңгы авыр еллар, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы чоры, 50 нче елларда илне сугыштан соңгы торгызу вакытлары, 70 нче еллардагы КамАЗ комсомол төзелеше елларына карамастан, төрле милләт кешеләре үз Республикалары хакына яшәгән, хезмәт иткән, иҗат иткән, тудырган. Укучылар үткәннәр кинохроникасының уникаль кадрларын карады һәм бик күп кызыклы мәгълүмат алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: