«Минем вазифалар һәм хокукларым» хокукый белемнәр сәгате (12+)

21 гыйнварда 15 нче санлы китапханәдә югары сыйныф укучылары өчен «Минем вазифалар һәм хокукларым» дигән хокукый белемнәр сәгате үтте.  
Чара «хокук», «вазифа», «канун», «хокук бозу» кебек төшенчәләр турында фикер алышудан башланды. «Бөекләр эзеннән», «Документлар, конституцияләр һәм кануннар белгечләре» викториналары укучыларга Россия Федерациясенең төп канунчылык документларын искә төшерергә ярдәм итте. «Хокук һәм вазифалар турында нәниләр авызыннан» һәм «Әкияттән хокукка» уеннары яшүсмерләрдә кануннар турында белемнәрен ныгытып кына калмады, ә әдәби әсәрләрне искә төшерергә һәм аларны хокук бозу очраклары белән бәйләргә дә булышты. Чара «Минем хокуклар һәм вазифалар» хокукый видеодәресенән өзек карау белән тәмамланды.

Поделиться: