«Даһилыгы белән данлы Россия»: танып белү һәм ачышлар сәгате (6+)
9 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсендә Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр көненә багышланган «Даһилыгы белән данлы Россия» дигән танып белү һәм ачышлар сәгате узды. Ул ачышлары һәм уйлап табулары белән бөтен дөньяга танылган рус галимнәре биографияләренә нигезләнгән. Теләсә кайсы галим кайчандыр бала булган, һәм булачак атаклы кешеләрнең балачагыннан алынган тарихи истәлекләр балалар өчен бик кызыклы булды һәм катлаулы фән дөньясына башка яктан күз салырга ярдәм итте. Галим һәм аның казанышлары турындагы һәр чыгыш аның эшчәнлеген чагылдыручы гамәли бирем белән үрелеп барды. Шул рәвешле укучылар М. В. Ломоносовка аның танылган мозаикалары өчен төрле төсле ташларны араларга булыштылар, С. В. Ковалевская кебек логик биремнәрне чиштеләр, С. П. Королев сыман космик корабль төзеделәр, Н. И. Пирогов үрнәгендә үзләренең анатомик атласын булдырдылар һәм бик теләп Д. И. Менделеев кебек чын-чынлап химик тәҗрибә үткәрделәр.
|