«Шигъри утраучык» Шигърият сәгате (0+)

6 февраль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проекты кысаларында, «Шигъри утраучык» дигән шигърият сәгате уздырды.

IMG_20200206_095115
IMG_20200206_095624
IMG_20200206_100037

Чара барышында балалар шигърият, рифма төшенчәләре белән танышты, ни өчен шигырьләрне яттан өйрәнергә кирәклеге һәм китапларның файдасы турында бик күп кызыклы мәгълүматларны белде. Китапханәче яшь китап сөючеләрне Татарстанның балалар шагыйрьләре Л.Газизова, Р.Кутуй, В.Хәмидуллина һ.б.лар белән таныштырды. Балалар әңгәмәдә бик актив катнашты, кызык шигырьләрне тыңлады һәм күп сораулар бирде. Чара җылы һәм дустанә рухта узды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: