«Моңсу көзләргә ямь өстәп» шигърият сәгате (18+)
21
Сентябрь 2020
Дүшәмбе
21 сентябрь көнне Театр паркында 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Моңсу көзләргә ямь өстәп» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрде. Көз – Россиядә язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар һәм музыкантларга иҗади илһам бирүче бер чор ул. Ул һәрчак табигатебезнең кабатланмас матурлыкка ия, алтынга төренгән вакыты буларак сурәтләнә. Шигърият сәгатендә нәкъ менә шушы ел фасылы – көз турында сүз алып барылды. Китапханәче көзге табигатькә соклану хисләрен шигъри юлларга салган шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштырды. Катнашучылар «Көзнең сихри матурлыгы» дип аталган китап күргәзмәсеннән китаплар сайлап алды, Ф. Тютчев, И. Бунин, С. Есенин, Ф.Зыятдинов, Г.Сәлимов һ.б.ларның шигырьләрен укыды. |