«Таныш һәм таныш булмаган О. Мандельштам»: шигърият сәгате (12+)
28
Гыйнвар 2021
Пәнҗешәмбе
28 гыйнварда 24 нче санлы китапханә Чаллы педагогия көллияте студентлары өчен күренекле шагыйрь, язучы, тәрҗемәче һәм әдәби тәнкыйтьче О.Мандельштамның 130 еллыгына багышланган шигърият сәгате уздырды. «Көмеш гасыр силуэты» презентациясе слайдлары катнашучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шагыйрь иҗатының Воронеж һәм Петербург чорлары турында тәфсилләбрәк сөйләштеләр. Чара барышында Надежда Яковлевна Мандельштамның «Воспоминания» китабыннан өзекләр яңгырады. Студентлар илһам белән шигырьләр укып, шагыйрьнең талантын тагын да ачты. Шигъри сәгать шагыйрь иҗаты буенча китапларга күзәтү белән тәмамланды. |