«Сугыш буйлап кызлар бара»: шигърият сәгате (12+)
4 мартта 23 нче китапханә хезмәткәрләре тарафыннан югары сыйныф укучылары өчен «Сугыш буйлап кызлар бара» дигән шигърият сәгате үткәрелде. Чара «Сугыш хатын-кыз өчен түгел…» социаль-гуманитар проекты кысаларында узды. Чара барышында балалар фронтта күпме хатын-кыз хезмәт итүе, аларның ничәсе Советлар Союзы Герое исеме алуы, сугышта нинди хатын-кызлар частьлары булуы турында белделәр; хатын-кызлар – Советлар Союзы геройлары турында электрон презентация карадылар; солдат хатын-кызлар турында шигырьләр укыдылар. Китапханәче сугыш турында шигырьләре белән танылган талантлы совет шагыйрәсе Юлия Друнинаның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. |