«Чәнечкеле тимерчыбык артында калган сугыш» Хәтер сәгате (6+)

5 февраль көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Чәнечкеле тимерчыбык артында калган сугыш» дигән хәтер сәгате үткәрелде.

Бөек Ватан сугышы тәмамланган көннән безне 75 ел аерып торса да, немец-фашист илбасарлары кылган коточкыч җинаятьләр беркайчан да кешелек хәтереннән җуелмас. Газ төрмәләрендә миллионлаган кешеләрне буып, атып, җәзалап үтергән фашистларның ерткычлыгын әрнүләрсез искә алу мөмкин дә түгел. Үсеп килүче буын үз иленең тарихын, аның аянычлы битләрен белергә тиеш.

IMG-20200205-WA0005
IMG-20200205-WA0001
IMG-20200205-WA0009

Чарада укучыларга фашистлар басып алган җирләрдә ниләр булуы, Холокост вакыйгасы, еврей геттосы һәм концлагерьлары, Освенцимдагы үлем лагере турында мәгълүмат бирелде. Тоткынлыкта булганнарның истәлекләре яздырылган видеоролик күрсәтелде. Балалар нәни тоткыннарның кеше яши алмаслык шартларда тотылуы, шундагы хатын-кызларның бу балаларга ярдәм итәргә тырышуы хакында белде. Джон Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме» китабы исә һәр яшүсмерне үткәннәр һәм киләчәк, бу нәзберек дөньяны андый күренешләрдән генә түгел, ә геноцид, нацист, фашистлык кебек төшенчәләрдән дә сакларга кирәкле турында уйланырга мәҗбүр итте. Чара азагында Мөслим Магомаев башкаруындагы «Бухенвальдский набат» җыры яңгырады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: