«Бирешмәс Ленинград: батырлык тарихы» Хәтер сәгате (6+)

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган елны Үзәк балалар китапханәсе Ленинград каласында блокада өзелү көне хөрмәтенә чара үткәрү белән башлады. 

29 гыйнвар көнне уртанчы сыйныф укучылары өчен «Бирешмәс Ленинград: батырлык тарихы» дигән хәтер сәгате уздырылды. Аның 872 көнлек камалышта торуы һәм саклануы сугыш елъязмасында аерым урын алып тора.

Балаларга шул авыр көннәр вакыйгаларына сугыш фотографлары күзлегеннән карарга тәкъдим ителде, чөнки «Бирешмәгән шәһәр» презентациясе шул заман фотоматериалларына нигезләнгән. Укучылар камалышта калган шәһәр халкы өстенә килгән афәт, авыр сынаулар, совет солдатларының Ленинградны саклап көрәшүе турында белде. Чарага алып киленгән 125 граммлы икмәк кисәге блокада вакытында балаларның нәрсә бәрабәренә исән калуын күзалдына китерергә ярдәм итте, бу исә очрашуда катнашучылар арасында җанлы фикер алышу һәм шул чор яшьтәшләре өчен борчылу хисләре тудырды. Шулай ук балалар туган шәһәрләрен саклауда яшь ленинградлыларның өлкәннәр белән бер сафта госпиталь, завод-фабрикаларда эшләп, туган шәһәрләрен саклауда зур роль уйнавын күрде.

Чара азагында барысы да шул заман вакыйгалары турында китапларга күзәтүне тыңлады һәм Ленинград блокадасы вакытында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Поделиться: