«Блокадалы Ленинград балалары» Батырлык сәгате (6+)

Патриотлык, өлкән буынга, сугыш һәйкәлләренә карата ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан, 29 гыйнвар көнне 23 нче санлы китапханәдә урта сыйныф укучылары өчен «Блокадалы Ленинград балалары» исемле батырлык сәгате үткәрелде. Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сезгә сугыш турында сөйлим…» программасы кысаларында оештырылды.

All-focus
All-focus
All-focus

Блокадалы Ленинградка эләккән балачак нинди соң ул? Чара барышында шул хакта һәм ленинградлылар һәм каланы саклаучыларга блокада кышында нинди авырлыклар һәм газаплар кичерергә туры килүе турында сөйләштеләр.

Шулай ук «блокада», «метроном» төшенчәләре, блокадачыларга бирелгән көнлек икмәк күләме, ул заманда икмәк карточкаларының ни аңлатуы, «тормыш юлы» һәм кешеләрнең кырыс шартларда бер-берсенә ярдәме турында сүз барды. Балалар Таня Савичева турында игътибар белән тыңлады, аның көндәлегеннән кайбер юлларны укыды. Батырлык сәгате электрон презентация, җырлар һәм видеосюжетлар белән үрелеп барды. Чарада Ольга Берггольц, В. Инбер, Ю.Воронов, Н.Радченко, В. Суслов, Р. Рождественский шигырьләре кулланылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: