«Борынгыдан калган хәзинә: татар язуы»: туган якны өйрәнү сәгате (6+)
4
Март 2021
Пәнҗешәмбе
3 мартта 24 нче санлы китапханә «Борынгыдан калган хәзинә: татар язуы» дигән чара уздырды. Татарларда язу-сызу бай тарихка ия. Гасырлар дәвамында алфавит берничә тапкыр үзгәреш кичерә. Уртанчы сыйныф укучылары татар алфавитының гарәп, латин һәм кириллица графикасы нигезендә барлыкка килү тарихы белән танышты. М.Җәлилнең «Маобит дәфтәрләре» балалар өчен әлеге алфавитларны куллануның күрсәтмә үрнәге булды. Татар теленең гарәп алфавитындагы иске «Әлифба»сы да укучыларда кызыксыну тудырды. Кулъязма китаплар, язу сәнгате, профессионал рәссам-калиграф, танылган сынчы, рәссам, график Бакый Урманче турында мәгълүмат алдылар. |